"Алан" һәм "Чулпы" ансамбльләренә Рәхмәт хаты бирелде
Хәбәрләр

"Алан" һәм "Чулпы" ансамбльләренә Рәхмәт хаты бирелде

Аланлылар Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган кичәдә катнаштылар

Балык Бистәсе районының мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Без - Тукайлы халык мәңгегә" дип аталган музыкаль-әдәби кичә булган. Шунда Алан-Полян авылыннан "Алан" балалар коллективы һәм "Чулпы" керәшен халык фольклор ансамбле район башлыгы Илдар Таҗетдинов имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.


Нет комментариев