Концертта фольклор ансамбльләре катнашты
29 апрельдә Алабуга шәһәрендә "Ак каз" ансамбленең Олы көнгә багышланган концерты узды. Концертта Алабугадан "Айбагыр", Казан шәһәреннән "Казансу" (Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән), Олы Шүрнәктән "Сүрәкә" ансамбльләре катнашты.
"Казансу" фольклор коллективы Алабугада кунакта булып кайтты. Кунак ашы - кара-каршы була, алабугалыларны сентябрь аенда Җырчы Җәкәү җортында көтәбез. Ипи-тоз, якты йөзләре өчен алабугалыларга тау итәбез", - диелгән мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы рәсми төркемендә.
Нет комментариев