Валентина Максимова киендергән курчаклар үрнәгендә.
Валентина Максимова - күп еллар керәшен этнографиясен, киемнәрен, бизәнү әйберләрен үзлегеннән өйрәнгән энтузиаст, белгеч. Шулай ук, «Туганайлар» газетасында бу турыда язган журналист. Күп еллар төрле төркем керәшеннәренең киемнәре үрнәгендә курчаклар киендерә. Фотодагы курчакларны да ул ясаган. Аларда күрсәтелгән киемнәр - Алабуга төркеме керәшен хатын-кызларының бәйрәм киеме.




Нет комментариев