Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айбагырлар Г.Тукай әдәби музеенда чыгыш ясадылар

Г. Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык артисты Г. А. Казанцева җитәкчелегендәге керәшен «Айбагыр» халык фольклор ансамбле концерты булды. Концерт Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.

Һәр милләт үзенең югала бара торган йоласын, җырларын, аш-суын халыкка күрсәтергә тырыша, милли байлыкны саклап калу өстендә эш алып бара. Концертта керәшеннәрнең борынгы җырлары яңгырады. Кодалар көе, аш-су көйләре, кунакларны каршы алу җырларын, керәшен язучыларының шигырьләрен тынлап үттек. В. Николаев башкаруында чабата биюен залдагы тамашачы бигрәктә яратып кабул итте. «Питрау» йоласын карадык.

Бәйрәм кунаклары арасында Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы Валерий Шрыков та бар иде. Ул моңлы, матур тавышы белән башкарган җырлары тамашачы күңелен бик тиз яулап алды. Шулай ук гармунчы кунагыбыз А.Архипов бик матур көйләребезне музейда яңгыратты. Концертны Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева алып барды. Ул үзе иҗат иткән шигырьен, керәшеннәрнең бик матур җырын башкарып үтте. Музейга килгән тамашачы рәхәтләнеп ял итте, концерт бик җылы атмосферада үтте. Концертны үткәрергә ярдәм иткән музей хезмәткәләренә, Татарстанның халык артисты Галина Казанцевага бик зур рәхмәт. 

Казан шәһәре керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев