Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен балалары өчен «Айбагыр» этносменасы башланып китте

Смена 23 июльдән 9 августка кадәр «Мирас-Наследие» лагере базасында (Яшел Үзән районы) узачак.

Ул быел 13нче тапкыр 10-18 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачты. 

Республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыелган 80 баланы вожатый түти/дәдәйләре каршы алды. Быел да алар катнашучылар өчен керәшен культурасына, тарихына багышланган кызыклы программа әзерләделәр.

Ял итүче балаларны заманча корпуслар, туклану, колоритлы этник программа, керәшен биюләре, вокал һәм тарих буенча кызыклы очрашулар һәм мастер-класслар, спорт чаралары һәм башка күп нәрсәләр көтә.

Балаларны бик күп мастер-класслар, кызыклы очрашулар, керәшеннәрнең йола-гадәтләре белән бәйле чаралар көтә. Һәр көн яңа темага багышланган булачак.

«Айбагыр» этнолагере проектын 2012 елда Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге башлап җибәрде. «Айбагыр» этнолагеренда балалар туган телне, керәшен халкының мәдәни-тарихи, рухи-әхлакый кыйммәтләрен өйрәнәләр, туган телдә аралашу теләген арттыралар, шәхси сыйфатларын, шулай ук иҗади сәләтләрен үстерәләр.

Лагерь тормышы турында «Туганайлар» сайтыннан укып барыгыз.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев