Минзәлә районының Түбән Юшады авылында яшәп гомер кичерүче Овчинниковлар, әлеге бәйрәм уңаеннан, тату гаилә сере белән уртаклашты.
Алар турында интернациональ гаилә дип әйтергә була. Альберт Ильичның әтисе Илҗә дәдәй — керәшен (ул гомер буе тракторда эшләгән), әнисе Җәмилә апа — татар кызы. Ул Түбән Юшадыга укытырга килеп, Илҗә белән тормыш кора. Нина Борисовнаның әти-әнисе — чувашлар.
Түбән Юшады егете, агроном Альберт белән Каран-Азик авылы кызы, бухгалтер Нинаның гаилә тормышларына инде 40 ел.
Танышулары да көтмәгәндә булган. Гармунчы Альбертны күрше Каран-Азикта бер егетне армиягә озатканда чибәр кызны күргәнен хәзергедәй хәтерли: «Толымы биленнән дә узган бу кызны күрдем. Һәм ычкындырырга ярамас, дип уйладым». «Конфетно-букетный» чор бер еллап дәвам иткән. 1982 елны танышып,1983тә өйләнештеп тә куйганар.
«Нина — гаилә һәм бала җанлы. Һәрвакыт тәмле ризыгы пешкән, өйдә тәртип. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!» — дип яратуын белдерә Альберт Ильич. Аның сүзен Нина Борисовна дәвам итә: «Альберт хатын-кызга бик ихтирамлы, авыр сүз әйтми, кул күтәрми, Аллага шөкер көнчелек дигән чир дә юк безнең гаиләдә. Шул сыйфатын бик хөрмәт итәм».
Бу матур пар ике бала — бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде балаларының үз тормышлары, ике оныклары бар.
«Гаилә ныклы булсын өчен ни кирәк?» дигән сорауга икесе беравыздан: «Бер-береңә ышаныч кирәк. Вак-төякне узгарып җибәрә белү, кабат кузгатмау һәм бер-береңә таянып, терәк була белсәләр, андый парлардан да бәхетле гаилә булмас», — дип җавап бирделәр.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев