2025/2026 уку елында БДИ балларның тиешле чиге билгеле
Хәбәрләр

2025/2026 уку елында БДИ балларның тиешле чиге билгеле

Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

Киләсе уку елында укучыларга рус телен һәм җәмгыять белемен уңышлы тапшыру өчен кимендә 42 балл кирәк булачак. Информатика буенча минималь балл — 44, ә география һәм әдәбият буенча — 40.

Математика, физика, химия һәм биологияне уңышлы тапшыру өчен кимендә 39 балл җыярга кирәк. Тарих буенча тиешле чик 35 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән, ә чит телләр буенча — 30 балл.

Шәһри Казан


Нет комментариев