“Туганайлар” редакциясе республикабызның керәшен авылларындагы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлекләрен һәм Белем бәйрәменең ничек үтәчәген белеште.
Кукмара районының Село-Чура мәктәбе – унберьеллык. Анда быел 123 бала укыячак. Мәктәп беренче класска 16 баланы кабул итәргә җыена. Чыгарылыш классларда 11 укучы булачак. Мәктәп директоры Эльмира Тукеева җәй көне косметик ремонт ясаулары турында сөйләде. Белем бәйрәмен традицион форматта үткәрергә җыеналар. “Тиешле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, тантананы ачык hавада үткәрү күздә тотыла”, – диде Эльмира Тукеева.
Нет комментариев