Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Заманында Германиядә һәм Украинада хезмәт иткән хәрбинең укытучысына язган хаты

Тукай районындагы Борды авылына бер баруымда ветеран укытучы Нина Касакина үзенең укучысыннан килгән хатны укыткан иде.

Соңгы вакыттагы вакыйгаларга бәйле, Нина Яковлевна (үлеменә январь аенда ике ел булды) белән очрашуларыбызның берсе искә төште әле. Бордыга ул баруымда Түбән Кама районының Актүбә мәктәбендә белем алган бер укучысының хатын күрсәткән иде ул. Хат аның укучылары арасыннан хәрби хезмәтне сайлаган Михаил Ильич Исаковтан килгән.

“Сезгә мәктәптә үзегез ныклы белем һәм гомер буе кулланырлык төпле киңәшләр биргән укучыгыз Михаил яза. Германиядә хезмәт иткән чагымда немецлар белән аралашканда да, немец теле буенча кандидатлык минимумын тапшырганда да, кешелекле булырга өйрәткәнегез өчен, Сезне рәхмәт хисләре белән искә ала идем. Югары хәрби уку йортында укытучы булып эшләгәндә дә Сезнең киңәшләрегез ярдәм итте. Башка укытучыларны да ихтирам белән искә төшерәм.

Сез, класс җитәкчесе булганда, Миша Березниковны төрткәләгән өчен, миңа “2”ле куйганыгыз да хәтердә. Укытучы Анна Федоровнаның тәрәзәсе каршында ул кече “йомыш”ын үтәгән, аның белән без шуның өчен тарткалашкан идек...

Хәрби хезмәтне 1992 елда, Киевтагы хәрби академиянең өлкән укытучысы булып тәмамладым. Аннан соң төрле эшләрдә һәм, хәтта, Кучма вакытында президент администрациясендә дә эшләдем. 1996 елдан –  пенсиядә.

Хәзерге вакытта властька хунта килгәнлектән, гадәти кешеләргә яшәү авырлашты, шунлыктан, Россиягә кайтырга телим. Вакытлыча Знаменск шәһәрендә оныгым янында торам...”.

Нина Яковлевна хатны укып бетергәч, өстәлдәге конвертны кат-кат сыйпап алды һәм дулкынланган тавыш белән әйтеп куйды:  “Михаил – хәрби кеше, зарланырга яратмый. Инде ул да шундый сүзләр яза икән, димәк, Украина – ерак, андагы хәлләр безне борчымый дип, моңа җиңел карау дөрес түгел. Бүгенге көндә илебездә, республикабызда яшәүче һәркем үзара татулыкның, тыныч тормышның чын бәясен бар тулылыгы белән аңлап, тагын да бердәмрәк булырга тиеш”...

Бу очрашудан соң җиде еллап вакыт үтте. Аның укучысы Михаил Исаков Россиягә кайта алдымы-юкмы – анысы билгесез... Хәзерге вакытта илдә хәлләр катлаулы булып, Ватан кушуы буенча, мобилизацияләнгән ир-егетләр махсус хәрби операциядә катнашалар. Тормышта бик күп нәрсәләр үзгәрсә дә, ветеран укытучы Нина Касакинаның “тыныч тормыш бәясен белеп, бердәмрәк булырга” дигән сүзләре генә үз кыйммәтен югалтмады. Халык бердәм булганда гына барлык авырлыкларга да каршы тора ала шул...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев