Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Бәхтияр як басуы

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Аръяк урамын да бер әйләнеп килик инде. Бу урамда Микуш Җәкәүләре белән Тараслар өе арасындагы тыкрыктан инешкә җиткәч тагын бер күпер булып, шул күпердән чыгып Бәхтияр як басуга барыла. Һәм Бәхтияр юлы буйлап урманга да кителә. Халык телендә бу як басу да, урман да шулай атап йөртелде. Бәхтияр исеме каян алынгандыр, аны төгәл генә әйтү мөмкин түгел. 

Әби патша (Екатерина II) заманында бөтен Россияне дер селкеткән Пугачев восстаниесе булган. Аның полковнигы Бәхтияр Канкаев безнең Мамадыш ягыннан да Пугачевка гаскәр җыеп йөргән.

Безнең авылдан да, Югары Әрнәштән һәм башка күрше авыллардан да Пугачев гаскәре өчен кеше алган. Минем бу турыда газетада укыганым бар, анда кайсы авылдан ничә кеше алынуына кадәр язылган иде. Менә шулардан чыгып, бу Бәхтияр исеме шуннан калмадымы икән дип уйлыйм. Чөнки Бәхтияр юлы дип аталган урыннар Югары Сон, Урта Сон авылларында да бар. Кем белә, бәлки бу, чыннан да, шул Бәхтияр Канкаевка бәйледер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев