Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй егете Георгий Борисов бүгенге көндә хәрби комиссариатта эшли

Ул армиягә алыначак егетләрне хәрби хезмәткә әзерли, укучылар, студентлар арасында патриотик эш алып бара.

Георгий Михайловичка, яралану сәбәпле, фронтны калдырырга туры килде. Ул узган көз өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватан иминлеген сакларга китте. Хәрби юнәлештә ныклы тәҗрибәсе бар, армия хезмәтенә чакырылгач, ярты елдан соң контракт буенча хезмәт итүен дәвам иткән. Осетиядә "кайнар нокта"да хезмәт итәргә туры килгән. Хәрби хәрәкәтләр ветераны. Беренчеләрдән булып менә шундыйлар мобилизацияләнде дә инде.

— Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, хәрби хезмәтне "кайнар нокта"да үткән кеше буларак, миңа повестка киләсен шунда ук аңлап калдым. Тормыш иптәшем Эльмирага да әгәр дә чакыралар икән, китәчәкмен, дип ныклы карарымны әйттем. Бу вакытта чираттагы рейска чыгып китәргә вакыт җиткән иде, юлга чыгудан баш тарттым. Повестка алгач, әзерләнә башладым. Әлбәттә, тормыш иптәшем Эльмира, әти-әнием минем өчен бик кайгырсалар да, күрсәтмәскә тырыштылар, ярдәм иттеләр, — дип сөйли Георгий Михайлович.

 

Беренче мәртәбә ул өч атна якыннары белән элемтәгә керми. Тормыш иптәшенә аны һәлак булган дигән сүзләр дә ирештерәләр.

— Мин Эльмирага шалтыраткач, ул елап җибәрде. Хәрби комиссариатка, Оборона министрлыгына, моргларга, дәваханәләргә шалтыратып эзләгәннәр мине, — дип искә ала ул.

10 январьда язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыккан: Георгий һөҗүм вакытында каты яралана. Аны тиз арада эвакуациялиләр, ә икенче көнне иптәше дә шул рәвешле яралана. Урындагы санчастьта дәваланганнан соң, Белгород, аннан Мәскәү госпиталенә озаталар.

18 июньдә Россия оборона министры Сергей Шойгу Мәскәүдә Вишневский исемендәге госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә орден-медальләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Георгий Борисов та бар иде. Сергей Шойгу Батырлык орденын аның түшенә кадап, батырлыгы өчен рәхмәт белдерде.

— Минем өчен Россия оборона министры кулыннан шундый югары бүләк алу көтелмәгән хәл булды. Безгә бу көнне госпитальдә дәваланучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылачак дип әйткәннәр иде, алар арасында үзем дә барлыгын белмәдем. Беренче катта Россия Герое исемен алучы хәрби янына Президент Владимир Путин үзе килгән иде, әлеге хәрби һөҗүм вакытында 20 хезмәттәшен коткарган, ә безнең өченче катта дәваланучылар янында Сергей Шойгу булды, — ди Георгий Михайлович.

Дәвалану-тернәкләндерү курслары узганда егет хәрби комиссариатта хезмәт буенча махсус белгечлек алып, кече лейтенант дәрәҗәсен ала. Ул аягында протез булса да, ныклы ышанычлы адымнар белән йөри.

— Машинада йөри алырмынмы дип борчылган идем, уң аяк бит. Каршылыклар акрынлап җиңелә, барысына да акрынлап өйрәнәсең икән, — ди.

Тыйнак ул, салмак фикерен эзлекле итеп әйтеп бирә белә. Улларын да ул үзе белән патриотик чараларга ияртеп өйри. Алар да әтиләре кебек десантчы булачакбыз, диләр.

Георгий Михайлович махсус хәрби операциядәге, госпитальдә бергә дәваланган иптәшләре белән элемтәдә тора.

— Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең барысының да туган якларга исән-имин кайтуларын, үзләрен саклауларын, дөньяларның тыныч булуын телим, — ди ул.

Клара Ермолаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев