Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй делегациясе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантаналы чарада катнашкан

23 февральдә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Чарада 8 кешедән торган Зәй делегациясе катнашты, алар арасында хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, әфган сугышы ветераннары Данил Уразайкин, Сергей Галяминский, чечен сугышында катнашкан Юрий Павлов, Денис Ермолаев, махсус хәрби операциядә катнашкан Евгений Ильин, эчке эшләр органнары ветераны Борис Кондрабаев, «Сугышчан бердәмлек» оешмасы активисты Александр Феофилов бар. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә. 

Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина озата барды.

Рөстәм Миңнеханов республиканың иң лаеклы ир-атларын Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм 17 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фотолар Зәй делегациясеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев