Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында Сарман районы керәшеннәре айлыгы башлана

Сарманда 6 керәшен авылы бар: Ләке, Түбән Чыршылы, Баткак, Наратасты һәм Алан.

Сарман районы республикабызның көнчыгышында урнашкан. Төньякта ул — Тукай, көнчыгышта — Азнакай һәм Мөслим, көньякта — Әлмәт, көнбатышта Зәй районы белән чиктәш. Сарман районында гомер итүче керәшеннәрнең күпчелеге Игәнә елгасы буенда төпләнгәннәр.

Сарман районындагы 72 авыл һәм поселокларда барлыгы 34,6 мең кеше яши. 

Ләке авылында апостоллар Пётр һәм Павел чиркәве эшли. Һәр авылның үз престол бәйрәме бар, мисал өчен 12 июльдә Ләке халкы элек-электән Питрау бәйрәме уздыра. Элгәре вакытларда Ләке керәшеннәре икенче көнне «Питрау кайту»га Наратасты авылына җыела торган булганнар.

Бүгенге көндә районда керәшен җыруларын, биюләрен, йола-гадәтләрен саклауны бурыч итеп куйган фольклор коллективлар актив эшчәнлек алып бара. Алар: «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле, Ләке авылының «Айбагыр» балалар керәшен фольклор ансамбле.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Сарман районы да илебезгә шактый талантлы шәхесләр биргән төбәк. Сарман районының һәм республикабызның горурлыгы булган карендәшләребез:

Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) — шагыйрь, журналист, «Керәшен сүзе» газетасынын беренче редакторы;

Людмила Белоусова — Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры;

Роберт Андреев — җырчы, үзешчән композитор, Г.Тукай һәм Р. Төхфәтуллин исемендәге дәүләт премияләре иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Клара Булатова — шагыйрә, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы;

Василий Данилов — үзешчән шагыйрь, лейтенант, Бөек Ватан сугышы ветераны;

Сергей Данилов — үзешчән җырчы;

Алина Каримова (Прокофьева) — «Керәшен чибәре-2009» титулы иясе, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты, ТНВ каналындагы «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы;

Лиана Самойлова (Антонова) — «Керәшен чибәре-2021» титулы иясе, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты;

Александр Андров — шәхси эшмәкәр.

Айлык дәвамында Сарман районы керәшеннәрендә сакланган, хәзерге көнгә кадәр үткәрелә торган бәйрәм-йолалар, керәшеннәр күпләп яши торган авыллар һәм халкының тормышы, фольклор коллективлар, олы шәхесләр белән таныша алачаксыз.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев