Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йорты белгече тәүге тапкыр әни булды

Яшь әнине котлап, хәлләрен белдек.

9 январьнең салкын иртәсендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең белгече Сөмбелә Вәлиәхмәтова беренче тапкыр әни булды. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Сөмбеләне күпләр керәшен мәдәниятен чын-чынлап яратып, тырышып, намуслы хезмәт куючы белгеч буларак беләләр. Шуңа аны коллегалары гына түгел, карендәшләребез дә хөрмәт итә.

Сөмбелә ире Айдар белән яңа туган кызларына яңгырашлы исем дә сайлаганнар, ләкин яшьләр аны әлегә сер булып саклый.

Яшь әнине котлап, хәлләрен белдек.

“Выписка иртәгә булыр, Алла бирсә. Бераз чирләп киттем – суык тигән. Бәбинең хәлләре әйбәт, әтисе кызы булган”, – дип хәбәр салды ул безгә.

Вәлиәхмәтовлар гаиләсен чын күңелдән зур сөенечләре белән котлап, кызчыкка сәламәтлек һәм бәхет телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев