Хәбәрләр

Владимир Путин: Ир-ат укытучылар санын арттыру өчен хезмәт хакын арттырырга кирәк

Педагогларның хезмәт хакын арттыру хисабына ир-атларны мәктәп укытучысы эшенә җәлеп итәргә мөмкин.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы утырышы алдыннан тематик күргәзмәне караганда белдерде, дип хәбәр итә Татар-Информ.

«Роспатриотүзәк» хезмәткәре Алексей Кутырев дәүләт башлыгына «Күренергә түгел, булырга» («Быть, а не казаться») Бөтенроссия остазлар бәйгесен әзерләү турында сөйләде. «Безгә сезнең кебек көчле ирләр кирәк. Гомумән, шундыйлар кирәк, бу өлкәдә бу аеруча мөһим. Бездә ир-атларның процент ягыннан күпме эшләвен беләбез», —дип җавап бирде аның сүзләренә Путин.

Бу сүзләрне ишеткәч, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә ир-ат укытучыларның нибары 15 процент кына булуын әйтте. «Хезмәт хакын арттырырга кирәк, без бу хакта сөйләшербез әле», — дип билгеләп үтте Президент.

 


Нет комментариев