Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганеева: «Чит илдә, бәлки, рәхәттер, әмма без күбрәк торган җиребезгә тартылдык»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева белән әңгәмә.

– Көзгә дә аяк бастык. Быел җәегез ничек узды, Винера ханым? Чит илгә ялга бармадыгызмы?
– Ирем Камил белән шушы йортка күчкәннән бирле читкә китмәдек. Өйдә рәхәт. Быел җәе дә искитмәле булды бит аның. Чит илдә, бәлки, аннан да рәхәттер, бер ияләшкән кеше йөри. Әмма без күбрәк торган җиребезгә тартылдык. Бакчамдагы чәчәкләремне ташлап китә алмадым. Җәен бит әле институтта башта чыгарылыш, аннан кабул итү имтиханнары була. Җәй эштә уза. Өй, бакча, институт – гомергә бергә баралар.

– Камил абыйның бакыйлыкка күчкәненә быел өч ел була. Төшкә керәме? Хәзер үзегез генә яшисезме?
– 28 декабрьдә өч ел була. Беренче ел нык авыр булды. Ел буе мине саклаган иптәш кызларыма рәхмәт, мине бер көн ялгыз калдырмадылар. Камилемнең елы алдыннан: “Матурым, кызларны җибәр инде, өйләрендә кунсыннар. Курыкма, мин синең янда”, – дигән сыман булды Камил. Кызлар, бүген үзем кунып карыйм әле, дим. Шуннан бирле курыкмыйм, үзем кунам. Камил минем янда кебек. Өйдән чыгып киткәндә: “Мин институтка киттем, аннан театрга барам”, – дип, бөтен планнарымны сөйлим. Кайткач, бусаганы атлап керүгә: “Мин кайттым!” – дим. Өйдәге рәхәтлекне аңлатып бетереп булмый. Аның кебек кеше юктыр, булмас та. Камил – минем иң зур мәхәббәтем, яратканым. Мин һаман да аны яратам. Төш күрдем...



Автор - Румия СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев