Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: «6 яшькә кадәр елаганмын»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров ТНВ телеканалында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында балачак истәлекләре белән уртаклашты.

Балачагым матур узды, үзенә күрә авыр вакытлары да булды. Мин 6 яшькә кадәр елаганым. Ни өчен икәнен дә белмәгәннәр. «Җырчы булыр бу, күп елый» дип әйткәннәр. Әни больницаларга алып барып тикшерткәч кенә, сәламәтлегемдә бераз проблемалар булуы ачыкланган. Шулай итеп, 6 яшьтә катлаулы операция ясадылар. 28 көн больницада яттым. Операция ясаган врачларның исемен әле хәзер дә хәтерлим. Берничә ел элек бер врач белән дуслашып киттем, сөйләшә торгач, миңа операция ясаган врач булып чыкты ул.

Бәләкәй вакытларым күп кешенеке кебек авылда узды. Ул вакытта бәрәңге бакчасы гына да 30-40 сутый иде. Аны гел кул белән эшкәртәләр иде. Без балалар артык җир җимертеп эшләмәсәк тә, олыларга булыша идек.

Әти колхоз председателен йөртүче булгач кешедә булмаган банан, апельсин, алма кебек татлы ризыклар өзелмәде бездә. Артык иркәләнеп үсмәдек. «Әти каешы», «әти карашы» дигән нәрсәне бик яхшы белә идек. Аның көне-төне эштә булган вакытлары күп була иде, шуңа күрә әни назы күбрәк тиде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев