Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре Нардуганга чыккан

Түбән Каманың «Баш чишмә», «Сүрәкә» ансамбльләре башта Красный Ключ бистәсендә булалар, аннары Балчыклы авылына киләләр. Керәшен җырларын сузып, уен-көлке, такмаклар әйтешеп нардуганчылар кунактан-кунакка йөргәннәр.

Нардуган Рождестводан соң 12 көн буена уткәрелә торган керәшен күңел ачу бәйрәме. Төп шарты — кунаклар йөзләрен танымаслык итеп яшерергә тиеш. Бу вакытта өйгә шау-шу төркемне кертсәң, уңыш, бәхет килә дип ышанганнар.

Түбән Кама районының Балчыклы авылында яшәүче Кузнецовлар гаиләсе бәйрәм оештыручыларын мул табын корып каршы алганнар. 

«Алар безнең өйгә бәйрәм, куаныч, сөенеч алып килделәр. Бергә-бергә күңел ачтык. Әти-әниебездән калган җыруларны башкардык. Элек әниләр безгә тапшырганнар, хәзер без балаларыбызга бирергә тырышабыз бу йолаларыбызны», — ди Вера Кузнецова. 

Шау-шу төркеменә Балчыклы авылының Палук түтие дә иярә. Әлеге бәйрәмне бер ел да калдырганы юк. Нардуган вакытында керәшен авыллары гөрләп торган.

«Унике көн буена бик зур бәйрәм дип халык олыларча бәйрәм итә, бала-чага туңып кайталар да, мич башына менеп җылыналар да, тагын чыгып китәләр иде. Бик күңелле, кызыклы чак иде», — ди Балчыклы авылында яшәүче Палук Никитина. 

Чыганак

Фотолар ВКонтакте төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев