Хәбәрләр

Түбән Юшадыда авыл клубы яңартылган

Минзәлә районының Түбән Юшады клубы авылны бизәп, яшәртеп торачак.

«Муниципаль районнарның административ үзәкләре булмаган шәһәр һәм авыл җирлекләре гранты турындагы» республика конкурсында Түбән Юшады авыл клубы грант җиңеп чыккан. Шулай ук, җирлек авылларына караган басуларны эшкәртүче «Агрокөч» АҖ үзләренең программасы нигезендә откан грантның 10 проценты исәбенә «Лига» ҖЧҖ төзүчеләре клубның фасадын ремонтлап, профнастил белән тышлаганнар, түбәсен япканнар, тәрәзәләрен, идәннәрен яңартканнар. Клубта җылылык һәм электр кертү эшләре алып барыла. Фойе, сәхнә, түшәм-идәннәр алмаштырыла.

Наталья Чепкасова, Түбән Юшады авылы клуб мөдире мәдәният өлкәсендә 10 елга якын эшли. Аның сүзләре буенча, яңа клубка олысы да, кечесе дә теләп йөрер, төрле күңел ачу чаралары, концертлар гөрләп торачак. 


Нет комментариев