Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Троица” ансамбленең “Покрау кич утырулары”н күрделәр

Түбән Кама муниципаль районы мәдәният учреждениеләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның фестивале уздырыла.

Һәр елны оештырыла торган бу фестивальдә катнашучыларның әзерлекләре һәм чыгышлары махсус комиссия тарафыннан бәяләнә. Мәдәният идарәсе хезмәткәрләреннән торган ул комиссия һәр авылга барып, андагы үзешчән коллективлар чыгышын карый. 29 мартта комиссия членнары районның иң ерак авылларыннан берсе булган Троицкига барган.

Фестиваль өчен махсус бизәлгән авыл клубында аларны “Троица” ансамбле ипи-тоз һәм керәшен җырулары белән каршы алган.

– Клубта элгәреге керәшен тормышын, көнкүрешен чагылдырган күргәзмә әзерләдек. Сәхнәне элекке керәшен өенә охшатып бизәдек. Күргәзмә һәм сәхнә бизәлеше өчен әйберләрне клуб музееннан алдык. Ансамбльдәге түтиләр дә үз өйләреннән суккан һәм чигүле бистәрләр, башка әйберләр алып килделәр. Клуб музеенда, якынча, 30-40 экспонат бар безнең, – дип сөйләде моннан 5 ел элек оештырылган “Троица” фольклор коллективы җитәкчесе, клуб мөдире Наталья Комиссарова. – Кунакларны авыл көйләре белән каршы алган булсак, сәхнәдә “Покрау кич утырулары”н күрсәттек. Кич утырганда җырулар да җырладык, керәшен пилмәне дә ясадык. Ул ярым түгәрәк шикелле һәм зур итеп ясала, эчлегенә тапалган ит белән бәрәңге салына. Бер әбиебез элек пичтә ничек ашарга әзерләгәннәрен дә күрсәтте. Пичкә чуен белән аш куйды. Пичтә тәбикмәк пешерү тәртибен дә искә төшерде: башта табаны каз маена манып алынган каз канаты белән майлады, шуннан соң аңа тәбикмәк камыры салды... Җиру-бию белән барган “Покрау кич утырулары”быз комиссия членнарына да ошагандыр дип уйлыйм.

Фото: Наталья Комиссарова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев