Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тихвин чиркәвендә престол бәйрәмен һәм керәшенчә келәү итүне яңадан торгызуга 34 ел тулуны зурладылар

23 декабрь - Ару Җыен Белгород каласыннан изге Иосаф әтейне искә ала.

Бу көн, шулай ук, керәшеннәр өчен истәлекле дә. Керәшенчә келәүләр туктатылып, күп еллар узгач, яңадан 1989 елның 23 декабрендә Павел әтей Павлов тырышлыгы белән, Казандагы Тихвин храмында чиркәү-керәшен телендә беренче Литургия уза.

Бу көннән соң инде 34 ел узды. Тихвин чиркәве - Татарстан керәшеннәренең төп иман йорты. Бүген керәшен священниклары Казанга җыелып, зур келәү уздырды. Халык теләк итте, җазык әйтеп, өлеш алды. Шулай ук, Тихвин чиркәвенең озак еллар настоятеле булган Павел Павловның кабере өстендә дә иман укылды. 

Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчеринның бәйрәм көн Үгете. Шушы зәңгәр ссылкага басып тыңлагыз.
 


 Бу көнгә иманнар: 
Тропарь:3 нче кöй. 
"Эй Алла Христоснын сöйöклö жактыртыучысы, син изге эшляр кылыб äдямнярне Христоска кайтарган син. Ураза тотоб, телектя тороб, ӱзеҥне жыуашландырган син. Жактыдан да жакты булыб Ходайдан жибярелгян син. Тянеҥ белян тянсез кюк торган син. Син Алла Христоска инял, дöрöс дендягелярне ныгайтыб безнен жаннарыбызны коткарсын ыйы. "
   Зурлау:
"Эй изге святитель Iосафъ äтей, сине зурлыйбыз, сине исебезгя алыб кадерлейбез, син дя безнен öчöн Аллабыз Христоска инялясеҥ. "

Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтакте группасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев