Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында зәйлеләр керәшен мәдәниятен дә тәкъдим итәчәк

16 октябрьдә Зәй муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган бай программа белән Казанда чыгыш ясаячак.

Республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы үтә. Ул Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гадәтләр елына багышлана.

Зәйлеләр киләсе дүшәмбедә — 16 октябрьдә татар дәүләт «Әкият» курчак театрында үз программасын тәкъдим итәчәк. Биредә Зәй үзешчән сәнгать осталары һәм якташларыбыз катнашында зур бәйрәм булачак.

— Зәй муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшылырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган бай программа әзерләде. Мәдәни мирасны, милли ашларны, керәшен, рус, татар, чуваш халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Һәр кунак милли ашлар белән сыйлана алачак. Милли ризыклар әзерләү, палас туку, чигү буенча безнең уңган хатын-кызларыбыз мастер-класслар бирәчәк. Төрле күргәзмәләр эшләячәк. Зәй районы биләмәсендә яшәп килүче барлык халык сәнгате төрләре буенча да остаханәләр оештырыла. Шулай ук кунакларны зур концерт программасы көтә, — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев