Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда кайчанга кадәр җылы булачагы билгеле

Татарстанга җәйге эсселек май уртасында килде.

Синоптиклар фаразлавынча, аномаль җылылык ким дигәндә киләсе атна башына кадәр торачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта һава торышы Россиянең бөтен Европа өлешен биләгән киң антициклон белән билгеләнә. Без июнь, ә кайвакыт хәтта июль җылысын күзәтәбез. Хәзер уртача тәүлеклек температура нормада 13,5-14 градус тирәсе булырга тиеш, ә чынлыкта ул күпкә югарырак», – диде ул.

Казанда 17 майда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +25..+26 градуска кадәр күтәрелде. Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә Татарстан башкаласында +13 градус көтелә. Шулай итеп, уртача тәүлеклек температура нормадан дүрт-биш градуска югарырак.

«Бу – шактый югары температура. Май уртасында безгә җәй килде. Уртача тәүлеклек температураның 15 градустан үтүе җәйге чор булып санала һәм мондый күчеш булды инде», – дип билгеләп үтте Переведенцев.

Татарстанда аномаль җылылык ким дигәндә бер атна булачак. Алдагы декадада Казанда уртача тәүлеклек температура нормадан дүрт градуска югарырак көтелә.

«Бу антициклонның үзәге Себердә урнашкан, ә аннары безгә көнбатыштан башка антициклон киләчәк», – дип төгәлләштерде КФУ галиме.

Ул тагын бер мөһим әйбергә игътибар итте. Аның сүзләренчә, май аенда шәһәрдә явым-төшем кытлыгы күзәтелә.

«Хәзер яңгыр бик аз, бу авыл хуҗалыгы өчен начар. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, ай башыннан Казанда 23 мм яңгыр яуган. Шул ук вакытта яңгырлар локаль күп яңгыр характерында», – диде ул.

Бу атнада шимбә көнне температураның бераз төшәчәге көтелә, аннары ул яңадан күтәреләчәк. РФ Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында Казанда көндезге сәгатьләрдә һава +26..+27 градуска кадәр җылыначак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев