Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан керәшеннәре нагайбәк хатын-кызына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды

Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районындагы Папау (Попово) авылында нагайбәк хатын-кызына багышлап куелган дөньяда бердәнбер һәйкәл бар.

Ноябрь аенда Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында нагайбәкләрнең культурасын өйрәнүгә һәм саклауга багышлап “Көньяк Урал нагайбәкләре” дип аталган форум һәм “Арумысыз, туганнар” фестивале узды. Әлеге чараларда Татарстан керәшен оешмасы вәкилләре дә барды. Делегация составында республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина, Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина һәм “Бәрәкәт” керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Аида Тукачева катнашты дип язган идек инде

Алар Нагайбәк районы үзәге - Фершампенуазда  “Көньяк Урал нагайбәкләре” дип аталган форумда һәм “Арумысыз, туганнар” фестивалендә катнашканнан соң, Чибәркүл районындагы Папау (Попово) авылына юл тотты.

Папау авылы күренеше

Нагайбәк-хатын кызына – һәйкәл

Монда нагайбәк хатын-кызына куелган һәйкәл бар. Безнең халыкка багышланган дөньядагы бердәнбер һәйкәл бу! Бу һәйкәл – бөтен Нагайбак халкының символы. Ул Гражданнар сугышы авырлыкларын, ирсез калган толларның күз яшьләрен, аналарның, түтиләрнең һәм кызларның кичерешләрен күрсәткән сабыр казак-нагайбәк хатын-кызы образын гәүдәләндерә. Әлеге һәйкәл шушы авылда туып, инде мәңгелеккә күчкән нагайбәк карендәшебез Надежда Уряшева тырышлыгы белән куелган. Керәшен халкы, нагайбәк халкы өчен янып-көеп йөргән карендәшебез ул. Кызганыч, гомере озын булмады. Надежда Николаевнаның каберендә булдык, мәдәният йортында кайчандыр ул оештырган нагайбәк музеен да күреп чыктык. 

Надежда Уряеваның кабере янында һәм туганнары белән

"Нагайбачка" һәйкәле

2019 елда ачылган бу һәйкәлгә чәчәкләр салу, аеруча, дулкынландыргыч булды. Күңел түребездә булган теләкләрне кат-кат кабатладык: “Керәшеннәр һәм нагайбәкләр якты киләчәкле булсын! Безнең халыклар матур, рәхәт яшәсен!”, - диде Татарстан керәшеннәре. 


Бу темага тагын укыгыз: 
Недавно ушла из жизни нагайбачка Надежда Уряшева. Памятник воздвигла себе нерукотворный...

«Бәрмәнчек»не нагайбәкләр алкышларга күмде

«Көньяк Урал нагайбәкләре» форумы: кемнәр алар, ничек яши, киләчәккә перспективалары

Нагайбәкләр язмышы: «Бүген сезне казак итәбез, иртәгә сез моннан китәсез»

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев