Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдән Алиса Сабаева мурда үрү буенча мастер-класс күрсәтте

Быел да Зәй районының Кашка Таудагы Питрау бик күңелле узды

Берсеннән-берсе уңганрак, матур керәшен кызлары "Керәшен чибәре" конкурсында катнашты. Алар арасында булган Сәвәләй авылы кызы Алиса Сабаева белән сезне якыннанрак таныштырасыбыз килә. Ул. Шушы авыл мәктәбендә белем ала.


“Сәвәләй суы буйларында
Чәчәкләр җыйдым бер бәйләм,
Сез туганнар белән бер күрешү,
Бер сөйләшү үзе бер бәйрәм.
Безнең гаилә бик тату. Папа, мама һәм ике энем дә бар әле. Гаиләбез белән керәшен гореф-гадәтләрен саклап киләбез. Бәйрәм-йолаларны онытмыйбыз.
Ашарга пешерергә, картиналар төшерергә, видео-роликлар ясарга яратам. Мәктәптә узган чараларда катнашам. Район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулыйм. Бүген керәшеннәрнең милли киеменнән халык каршында басып тору – минем өчен зур горурлык”, – диде Алиса.


Быелгы Питрауда Алиса мурда үрү буенча үзенчәлекле мастер-класс күрсәтте.

“Хәзерге вакытта мурда үрүче бөтенләй юк инде. Мурда ул – балык тоту җайланмасы. Элек безнең якларда балык тоту белән нык шөгыльләнгәннәр. Күп кеше үзенә балык тотар өчен мурда үргән. Аны үрү безнең нәселдән, ерак бабайлардан килгән сәләт. Әле бездә бабай биш ел үргән мурда да саклана. Ул 30-40 метрлы. Ирем Артемны да бабасы мурда үрергә өйрәткән. Бездә аның бар инструментлары да саклана. Аны төрле үлчәмдә үрәләр. Алиса да әтисеннән өйрәнде. Бу онытылып килгән һөнәр дияр идем мин. Без бик сөенеп аны халыкка күрсәттек. Хәтта ТНВ каналыннан килеп әңгәмә оештырдылар. Үзебезгә моннан зур рәхәтлек алдык. Минем зур хыялым иде үзебезнең керәшенлекне халыкка күрсәтү. Кызыбыз икенче урынны яулады”, – дип сөйләде Алисаның әнисе Ләйлә Сабаева.

 


Әле Алиса әбисенең керәшен күлмәге турында да сөйләде. Беренче Сәвәләй фольклор ансамбленә киеп чыккан күлмәк ул. Аны Алисаның әбисенең әнисе теккән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев