Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә Рабит Батулла белән очрашу узган

Зәй районында күренекле якташлары белән очрашулар, алар истәлегенә кичәләр оештыру гадәткә кергән.

Яңа 2024 ел, җәмәгать эшлеклесе, драматург, педагог, публицист, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла белән очрашулардан башланып киткән.
Очрашу Сәвәләй мәдәният йортында да булган. Бу хакта безгә Сәвәләйнең мәдәният йорты хезмәткәре Ләйлә Сабаева хәбәр итте:


– Рабит абый безгә шулай төрле авылларда булып, халык белән сөйләшеп йөрүен әйтте. Очрашуның төп сәбәбе – мәдәни мирасыбыз турында белгәннәрен яшь буынга тапшырып калдыру.
“Мин Туган ягым Зәй төбәгенә бик теләп кайтам. Моннан берничә ел элек тә мондый очрашулар үткәргән идем инде, хәзер менә тагын да үз белгәннәремне, үз күргәннәремне сөйләп, ишеттереп калдырасым килә”, — диде әдип.
Без аның белән «Сак-сок» бәете турында сөйләштек. Сак-сок» бәетенә салынган тирән мәгънәнең бүгенге көн өчен бик актуаль булуын әйтте ул. Рабит Батуллар бәетнең төп мәгънәсе – балаларның әниләрен тыңламавында, ә ананың балаларына карата артык кырыс, усал булып аларны каргавында икәнлеген аңлатты. Аның зур тәрбияви мәгънәгә ия икәнлеген сөйләде. “Туган белән туган сугышып түгел, ә дус яшәргә тиеш. Ә бәеттә ана кешенең каргап улларын Сак белән Сок итеп бер-берсе белән мәңге очрашмаслык, өйләренә кайта алмаслык итә. Ягъни артык кырыс җәза бирү, ул үзеңне дә җәзалау дигән сүз. Мин мәгариф министрлыгы тарафыннан «Сак белән Сок» бәетен дәреслекләргә кертеп өйрәтү ягында”, – диде ул.
Без күренекле язучыбыз белән озак итеп сөйләшеп утырдык. Бик күп сорауларыбызга җавап бирде. Шулай ук, бәетне үзенең яраткан кураенда, чын күңелдән, моңланып уйнап та күрсәтте, көйгә салып җырлап та бирде. Ак курайны аңа Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров бүләк иткән булган. Заманында Илһам абый курайлар җыеп, курайчылар төркеме булдырырга теләгән, ләкин аның хыялы тормышка ашмаган. Җыелган курайлар арасыннан берсен Рабит Батуллага бүләк иткән. Ә икенче “соранай” дип аталган курайны Батулланың улы Нурбәк бүләк иткән.
Очрашу күңелләргә рәхәтлек бирде. Шулай ук, уллары турында да, аларның иҗат кешеләре булуын да сөйләп үтте. Шундый җылы очрашулар күбрәк булсын иде, без ләззәт алып, чын мәгънәсендә куанып калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев