Сәвәләй халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрдаим булышып тора
Зәй районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга беренче көннәрдән үк теләп кушылды.
Сәвәләй авылыннан махсус хәрби операция зонасына 8 солдат киткән. Шуңа да авыл халкы андагы хәрбиләргә бик теләп булыша.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле сәвәләйлеләр гуманитар ярдәм җыя, авылда яшәүче бер генә кеше дә бу игелекле эштән читтә калмый. Акчалата ярдәм, азык-төлек, җылы киемнәр, гигиена кирәк-яраклары - бу ярдәмнең бер өлеше генә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, ярдәмне үзләре китереп бирә алмаучыларның өйләренә барып та җыялар. Аннан соң, тартмаларга тутырып, Зәй шәһәренә илтеп тапшыралар. Ә шәһәрдән ике атна саен махсус операция зонасына гуманитар ярдәм китеп тора.
– Без мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Укучы балалар хәрбиләргә хатлар яза, махсус операция зонасында булган ир-егетләрнең әти-әниләренә булыша. Аларның әти-әниләрен, Өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәмгә дә чакырдык. Махсус хәрби зонадагы егетләребезгә дә һәм аларның якыннарына да көчебездән килгәнчә булышырга тырышабыз, – дип сөйләде Сәвәләй авылы мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев