Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Руслан Сабаевка «Безнең заман герое» дипломы бирелде

Карендәшебез Руслан Сабаев бу дипломга укучы баланы суда батудан коткарганы өчен лаек булды.

Ул Әлмәт шәһәренең «Автодор» предприятиесендә слесарь-ремонтчы булып эшли, 8нче елын шәһәр пляжы территориясе өчен җавап бирә.

Руслан Григорьевичка диплом 13 декабрьдә Казан шәһәрендә уздырылган «Безнең заман геройлары» премиясен тапшыру тантанасында бирелде.

Икенче класста укучы малайны судан тартып чыгарып, тиешле ярдәмне күрсәткән Руслан Сабаев — Зәй районының Сәвәләй ягы керәшене. 

«Безнең заман геройлары» премиясе 2013 елдан башлап, тыныч тормышта батырлык кылган кешеләргә бирелә.

Карендәшебез боз астына төшеп киткән баланы коткарган турында язган идек. Бу хакта тулырак.

Дмитрий Печенкин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев