Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез боз астына төшеп киткән баланы коткарган

Әлмәт автомобиль юллары идарәсе хезмәткәре Руслан Сабаев 8 яшьлек мәктәп укучысын бозлы судан тартып чыгарган.

Әлмәттә бала чак кына үлми кала. Башлангыч сыйныф укучысы шәһәр күлендә боз астына төшеп китә. Аңа ярдәмгә Руслан Сабаев килә. Ир-атның игътибарлылыгы һәм тиз реакциясе аркасында бала исән һәм сәламәт кала.

– Бармаклары белән бозга тотынып, судан башы гына чыгып тора иде. Тавышы да чыкмады, селкенми дә иде ул. Йөгереп килдем дә, рюкзагыннан тартып чыгардым, – дип әйтә Руслан Григорьевич. 

Коткаручы тартып чыгарганчы, бала суда инде 3 минут торган була. Малайның әнисе коткаручыга рәхмәт сүзләре җиткергән, гаиләләренең "фәрештәсе" дип әйткән ул Руслан Сабаевка. 

Фото Әлмәт таңнары сайтыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев