Питрәч районында җирле шагыйрь Николай Александровның шигырьләр җыентыгын презентацияләделәр
Авторының 200ләп шигыре бар, алар ике җыентыкка тупланган.
1 апрельдә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында якташлары, җирле шагыйрь Николай Александровның “Һәр мизгелнең үз яме бар” дип аталган яңа китабын презентацияләү кичәсе булды. Иҗади очрашуга шагыйрьнең авылдашлары, иҗатташ дуслары, элеккеге хезмәттәшләре, китапханәчеләр һәм шигърият дөньясын яратучылар җыелды.
Кичә авылның үзешчән артистлары һәм "Чулпы" ансамбле сәхнәләштерүендәге тамаша белән башланып китте. Ул Николай Сергеевичның балачак елларына багышланган иде. Кичә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, авылдашларының истәлекләре, иҗатташ дусларының чыгышлары, авторның шигырьләрен башкару, җырлар белән үрелеп барды.
Николай Александров үзенең ике йөздән артык шигыре барын да әйтеп узды. Бу китап – авторның икенче җыентыгы.
- Шигырьләрне сабый чактан ук яза башладым. Беренче шигырьләремне район газетасы редакциясенә җибәрдем, бастырдылар. Ул вакытта мин бишенче класста укый идем”,– дип истәлекләре белән бүлеште автор.
Кичәдә, шулай ук, җирле үзешчән композитор Марсель Миңнуллин Николай Александров шигырьләренә язылган җырларын бүләк итте. 3 сәгатькә якын барган кичә бер мизгелдә үтеп китте, тамашачылар шигърият дөньясына сәяхәт кылып, үзләренең рухи дөньясын баетты.
Шигърият кичәсендә җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина да бар иде.
- Китапны кулга алып укыгач, чыннан да, шатлык-куанычлар, борчулар белән тулы мизгел дөньяда яшәгәндә мәңгелек эз калдыра торган вакыт аралыгы икәненә ышанып кайттым. Бу китап, һичшиксез, онытылмаслык истәлек, бер тарих булып, буыннан-буынга күчеп укылыр. Китаптагы шигырьләрдән нур бөркелеп тора, алар туган җирнең яме, табигатьнең сихри матурлыгы, аларга чиксез мәхәббәте турында. Бигрәк тә, көз айларын тасвирлап, сары яфракның ничек җиргә төшүен, су буенда каз каурыйлары очып йөрүен, бар нәрсәдән ямь, тәм табып, күңеле аша үткәреп язылган.
Николай Сергеевич районда бик актив тормыш позициясе белән эшләгән кеше буларак, миңа бик якын, таныш. Аңа белемле, кешелекле, үз фикерен әйтә белә торган җитәкче буларак хөрмәтем чиксез зур.Кичәне оештырган район үзәк китапханәсе җитәкчесе Земфира Ахметшинага зур рәхмәт. Җылы, матур, ижади очрашу булды. Авыл халкы тарафыннан әйтелгән матур теләкләр, “Чулпы”, “Сәяр” халык ансамбльләре белән җырга, шигырьгә үрелеп баруы – моннан да зур дәрәҗә юктыр кеше өчен, - дип сөйләде Лидия Пронина.
Николай Александров белеме буенча татар һәм рус телләре һәм әдәбияты укытучысы. Шулай ук, 23 ел укытучы, завуч, мәктәп директоры, аннын 18 елга якын Питрәч районы газетасының баш мөхәррире булып эшли.
Фото: МБУ "Пестречинская ЦБС"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев