Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пар күгәрченнәрдәй: фотодагы тату парны балалары таныды

Ул фото Түбән Кама районының Олы Аты авылында төшерелгән.

“Пар күгәрченнәрдәй” дигән исем белән “Туганайлар” сайтында "бу фотоны танучылар бармы" дип сорап язган идек. 

Бу бирелгән ретро фотоны күреп, безнең белән элемтәгә Нина Мельникова чыкты.

– ВКонтактедагы бу фотоны, беренче булып, Түбән Камада яшәүче кызларым Антонина белән Марианна күргәннәр. Алар әйткәч, шунда ук кереп карадым. Фотода – безнең әти Михаил белән әни Евгения. Алар икесе бергә шундый матур, тату яшәделәр. Әнине 2021 елның 18 декабрендә югалттык. Сагынып, әти гел тәрәзәдән карап утыра иде. Әнидән соң озак тормады, әти узган елның 16 сентябрендә – минем туган көнне китте. Тормышта да гел бергә иделәр, Аты зиратындагы урыннары да янәшә.“Туганайлар” сайтындагыга охшаш фото минем Түбән Камадагы квартирымда да бар – бераз гына башкачарак басып төшелгәне, ә монысы юк. Әнине авылда Җәбүк түти дип йөрттеләр. Әтинең документтагы исеме – Мослах, мин дә Нина Муслаховна булып йөрим. Үземнең биш балам бар: Анна Мәскәүдә яши, ә Антонина, Марианна, Антон һәм Егор – Түбән Камада. Повар-кондитер булып эшләдем, хәзер оныклар карап өйдә утырам, – дип сөйләде Нина. – Әтинең анасы Аграфена – Олы Аты кызы. Ул күрше Кызыл Чапчак авылы егете Нәҗипкә кияүгә чыккан. Улларына Мослах дип исем куйсалар да, Нәҗип бабайның ризалыгы белән, бәләкәй чагында ук аны чумылдырып, исемен Михаилга алмаштырганнар.Әтиләр семьяда 6 бала булганнар, барысы да керәшен исемле. Әниләрдән соң, төп йортта дәдәем Володя калды (хатыны Светлана исемле). Ак күгәрченнәрне дәдәйләр әле һаман тоталар. Әни үлгәч, нишләптер, өйдәге гөлләр генә үсә алмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев