Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Шүрнәк мәктәбе укучыларын пирмәнкә бөгәргә өйрәткәннәр

Кулинар мастер-классны мәдәният хезмәткәрләре оештырган.

17 январь Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәктәбе укучылары өчен пирмәнкә ясау буенча мастер-класс оештырды.

– Балалар үзләре камыр җәеп, аны үзләре кисте. Ит пирмәнкәсе өчен самавыр тимере белән зур итеп киссәк, казан бөкәне өчен кечкенә генә түгәрәкләр әзерләдек. Пирмән бөгү, язу ысулларын балалар игътибар белән күзәтеп торды. Татар балаларына, аеруча, кызык булды. Алар "татар колагы" бөкләү җиңелрәк, дип көлеште. 

Үпкә-бавырдан ясалган казан бөкәнен туй ашы булуы һәм аның бәрәңге, кул токмачы салынган шулпага салып пешерергә кирәклеген дә аңлаттык. Әнә шулай бергә-бергә сөйләшеп, пирмәнкә бөгеп, күмәк эшнең тәмле нәтиҗәсен дә күрдек! – дип язганнар авылның мәдәният йорты төркемендә. 

Җаныңны биреп эшләгән эш нәтиҗәле дә, рәхәт тә була. 

Фото: Большешурнякский сельский дом культуры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев