Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көнгә әзерлек башланды

Ватсап группабызда карендәшләребез арасында Олы көнгә әзерлек буенча сораштыру үткәргән идек.

Бәйрәмгә һәркем күңел биреп әзерләнә икән. Сораштыруда барлыгы 148 кеше катнашты. Шуларның 52се – "күкәй җыя башладык", 9ы – "авыл чиркәвен чистартуда катнаштык", ә иң күбе – 85е "өйләрне юабыз, чистрынабыз" дип җавап биргәннәр. “Әзерләнмибез, бәйрәм килә дә, китә ул”, “Хәзер өй юмыйбыз, болай да чиста торабыз” дип җавап бирүчеләр дә булды.



Олы көнгә санаулы көннәр генә калып бара. Чыннан да, йола буенча керәшеннәрдә Олы көн алдыннан кызылга ману өчен күкәй җыялар, өйләр юалар. Олы яшьтәге кешеләргә төрлечә ярдәм итәргә тырышалар. Мисал өчен, Минзәлә районының Түбән Юшады авылында ялгызы гына яшәүче Рәисә түтинең дә өен юып, чистартып биргәннәр.

“Олы кешенең рәхмәтләрен ишетү үзе бер бәхет, күңелләребезне эретеп җибәрде.
Шушы изге эштә катнашкан Нина һәм Михаил Васильевларга, Николай Васильевка, Вера Колбинага, Альберт Овчинниковка, Наталья Чепкасоваларга зур рәхмәт”, – дип яздылар Түбән Юшады авыл клубы хезмәткәрләре.


Һәр бәйрәмнең үз төсе, үз йолалары, үз тәртибе бар. Олы көн – иң олы, якты бәйрәм. Иисус Христосның терелеп торуы һәркемгә өмет, ышаныч бирә. Йолаларны онытмый гына, үз асылы белән уздырыйк бу көннәрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев