Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Бүләкләрне тапшыру тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды.
Конкурста катнашучыларны котларга Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре, дин әһелләре һәм башкалар җыелды.
«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр мәгърифәтчелек проектлары» номинациясендә безнең «Татмедиа»дагы «Ялкын» журналы проекты булган «Шәп блогер» медиа-мәктәбе III урынга лаек булды. Бу медиа-мәктәпнең җитәкчесе — Илназ Фазуллин. Этнопроектта төрле милләт вәкилләре катнаша – татар, керәшен, удмурт, чуваш һәм башка блогерлар. Араларында безнең «Туганайлар» редакциясенең SMM белгече Олеся Дмитриева да бар.
.jpeg)
Нет комментариев