Мастер-классны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Геннадий Макаров һәм Павел Александров уткәрде.
«Этномастер» профильле сменасы «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-мәгариф проектының 10 еллыгы уңаеннан оештырыла. Биредә «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-мәгариф проекты активистлары ял итә.
Геннадий Михайлович һәм Павел Андреевич балаларга думбрада уйнау серләре белән бүлештеләр, бергәләшеп думбрада уйнарга һәм җырларга өйрәнделәр.

Нет комментариев