Шәһәрнең нефтьчеләр паркында булган концертта Түбән Юшады авылыннан карендәшебез Наталья Чепкасова да чыгыш ясаган.
Кырык эшен кырык якка ташлап килгән авыл үзешчәннәре зур концерт күйганнар. Концертны Тауасты Байлар авылының «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева алып барган.
Якын-тирә авыллардан килгән үзешчәннәр Минзәлә халкын биеткән дә, җырлаткан да.
«Ирем баянда уйнады, мин керәшен җырулары һәм такмаклар башкардым. Халык чыгышымны яратып карады», — диде Түбән Юшады авылы клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова.
Нет комментариев