Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус хәрби зонадагыларны һәм якыннарын кайгыртып

Ватан кушкан бурычны үтәүчеләрнең якыннарына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтелә.

Республикабызда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен тиешле 20 мең сум күләмендәге пособиене бүгенге көнгә 12 мең 763 бала алган инде.

«Барысы да үзебезнекләр» («Все свои») марофоны барышында Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде.
Балаларны уку учреждениеләренә кабул иткәндә дә махсус хәрби операциядәгеләрнең балалары аерым өстенлеккә ия. 
Гаиләдә бала туган очракта, ярдәм буларак, яңа туган бала өчен кирәк-ярак та бирелә.

Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә белем алуда һәм эшкә урнашуда да ярдәм күрсәтелә. Шулай ук, кирәк булган очракларда психологлар да адаптация үтүдә ярдәм итә алалар. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге госпитальләрдә дә медицина ярдәме күрсәтелә. Болардан тыш, Россия оборона министрылыгының үз госпитале дә бар.

Кыскасы, Ватан кушкан бурычны үтәүче чын ир-егетләргә, мөмкинлектән чыгып, һәрьяклы ярдәм күрсәтелә бездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев