Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Көнчыгыш» автоюлы ачылды

810 км озынлыктагы М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле трассасын ачылды. Хәрәкәтне Түбән Новгород өлкәсендә һәм Татарстанда төзелеп беткән участокларда башладылар.

Чара барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видеоэлемтә аша дәүләт башлыгыннан «Көнчыгыш» автомагистрален ачуга рөхсәт сорады. «Владимир Владимирович, автомобиль юлының барлык участокларында хәрәкәтне ачарга һәм Казанда яңа трасса буенча автоузыш колоннасының хәрәкәтен дәвам итәргә рөхсәт итегез», — диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

«Аллага тапшырдык. Рөхсәт итәм», — дип җавап бирде Путин. Шуннан соң ачылган участоклар буенча зур йөк машиналары колоннасы узды.

М12 тизйөрешле автомобиль юлы — Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр 12 мең км озынлыктагы «Россия» транспорт маршрутының бер өлеше. Трасса Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрен, Татарстан һәм Чувашияне берләштерә.

Татарстанда юл Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша уза. Аның озынлыгы республикада 142 км тәшкил итә.

Мәскәү-Казан транспорт коридоры төзелеше сигез этапка бүленгән. 2022-2023 елларда Мәскәүдән Арзамаска кадәр хәрәкәт ачылды. Быел ноябрьдә Татарстан һәм Чувашиягә туры килә торган 153 км автомагистраль эшли башлады. Аерым алганда, безнең республикада җиденче этап ачылды.

Бүген калган участокларда хәрәкәт ачылды. Алар — Түбән Новгород өлкәсендәге бишенче һәм алтынчы этап, шулай ук Татарстанда сигезенче этап. 2024 елда — Екатеринбургка, ә аннан Төмәнгә кадәр хәрәкәт ачылыр дип фаразлана.

Мәскәүдән Казанга кадәр М12 тизйөрешле трассасы буенча йөрү 4481 сум тәшкил итәчәк, ә транспондер белән арзанрак булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев