Мамадыш районының данлыклы Җөри авылы кунак көтә
Калатау итәгенә сыенган Тырлау аланына кунак төшерергә җыена. Кунак көткән һәр йортка хас булганча, көндәлек эшкә бәйрәмгә әзерлек тә өстәлде. Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова өчен дә кылны кырыкка ярыр көннәр.
Авыл өчен дә яхшы
Авыл янындагы аланда бар керәшен дөньясының олы бәйрәме уздырылуның да үз уңай яклары бар. Әгәр Питраулар булмаса, бәйрәм мәйданы янында 50гә 300 метр зурлыктагы ясалма күлле булыр идеме икән Җөри?! Ә авыл янында зур елга, матур күл булуы үзе үк зур байлык бит ул. Зур күлне әле берничә ел элек кенә ясап куйдылар. Быел Питрауда анда йөзү ярышы да уздырырга җыеналар, ахры.
Түбән Шүләңгер авыл җирлегенә караган Җөридә хәзерге вакытта 120гә якын хуҗалык бар, 340лап кеше яши. Җирлек башлыгы Елизавета Михайлова хәбәр итүенчә, үзара салым акчасы 119 мең 200 сум җыелган. Дәүләттән өстәп бирелә торган субсидия белән бергә, барлыгы 596 мең сум булган. Шул акчаның 409 мең 750 сумы — юлларны ремонтлауга, ә 111 мең 750 сумы урамнарга яткырткычлар көйләүгә тотылган. Кышын урамнарны, юлларны кардан чистарту да 74 мең 500 сумга барып баса. Элекке елларда үзара салым акчасы — Тәкәрлек, Тау һәм Нарат урамнары юлларына вак таш түшәү, су башнясы урнаштыру, зиратны койма белән әйләндереп алу, яңа су үткәргечләр сузып, гидрантлар көйләү кебек, авыл тормышы өчен мөһим булган эшләргә тотылган. Быел, әле шушы араларда гына Җөринең Советская, Үзәк һәм, шулай ук, Питрау мәйданына төшә торган Яшьләр урамнарының асфальт юлларын карап, тигезләп чыкканнар.
Җөри мәктәбе директоры Владимир Кузнецов авылны Питрауга әзерләүдә укытучыларның һәм оператор егетләрнең дә катнашуы турында сөйләде. Эшне, җиң сызганып, мәктәп ишегалдын, янәшәдәге вертолет мәйданчыгын җыештырудан башлаганнар. Ылыя инеше буен чүп-чардан арындырганнар. Питрау мәйданының чабылган печәнен җыйганнар.
Мәйданны бәйрәмгә әзерләүдә барысы да — авыл мәдәният йорты, җирлек башкарма комитеты һәм социаль ярдәм хезмәткәрләре дә катнаша. Мәдәният хезмәткәрләре үзәк мәйдан печәнен инде икенче катка чабып алганнар. Тәпи чишмәсенең дә тирә-ягы чабылып, чистартылып куелган. Мәйданның үзендә дә махсус бригададагы ир-егетләр буйыйсын буяштырып, корасын корыштырып кую белән мәшгульләр.
Тырлау аланына барышлый-кайтышлый, таныш-белешләре, туганнары тукталмый калмый. Шуңа да авылның уңган кешеләре алдан ук итәк-җиңнәрне җыялар: һәркем үз каралты-курасын тәртипкә китереп, йорт турыларын ялт итеп себереп куя.
Бай тарихлы
Питрау бәйрәмнәре бар халыкка таныткан Җөри авылы XIV гасырдан билгеле. Пугачев явы җитәкчеләренең 1774 елдагы соңгы очрашуы да шушы Җөридә булган. Калатау итәгендә урнашкан авыл янәшәсендә — карурман, зур болынлык, Ылыя инеше, шифалы сулы Тәпи чишмәсе...
Авылда буыннардан күчеп бүгенге көннәргә килеп җиткән риваятьләр дә бар. Шуларның берсе Тәпи чишмәсе белән бәйле. Борынгы заманнарда Тәпи чишмәсе янында баласын күтәргән бер юлаучы хатын туктала. Сабыеның авырткан аякларын йөгерек суда юа-юа, Ходайдан ярдәм сорый ул. Ходай бу ананың ялваруларын ишетә — баласы шушы Тәпи чишмәсе янында ук йөгереп йөри башлый. Тирә-яктан халыкның шифа, тән сихәте эзләп Тәпи чишмәсенә килүе әнә шул ерак чорлардан ук башлана. Калатау, шулай ук, Сәрдә тавы һәм Ишем суы да, ерак тарих серләрен саклап, Җөринең зур байлыгы булып тора.
Керәшен кунакчыллыгын белеп
Республикакүләм «Питрау» керәшен культурасы бәйрәменә быел республиканың 21 районыннан һәм, шулай ук, Россиянең 3 төбәгеннән барлыгы 50 иҗат коллективы килүе көтелә.
Тырлау аланы, 13 июль киченннән башлап, таң атуын белдереп Җөри әтәчләре тавыш биргәнче, 50 меңнән артык кунакны керәшен дөньясында ял иттерәчәк. Биредә Җөринең «Тырлау җәрминкәсе», «Айбагыр» балалар уен мәйданы, «Димче» һәм башка мәйданнар эшлиячәк. Я. Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге әзерләгән «Питрау түгәрәк уены-2024» фестивалендә үз республикабыздагы керәшен фольклор коллективлары белән беррәттән, чит төбәктәге карендәшләрнең дә катнашуы көтелә. Алар — Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк, Башкортстанның — Бакалы һәм Удмуртиянең Грахово районыннан киләләр.
Питрау музее, «Гасырларда — безнең җөзебез» фотокүргәзмәсе, «Тәпи чишмәсе җыры» фотозонасы да, елгадагы «Ылыяда уены» да бәйрәм итүчеләрне үзенә тартыр. Ат чабышлары, милли көрәш һәм башка спорт уеннары, кызыклы ярышлар да оештырылачак. «Арулану учагы» янындагы төнге уеннар да күңелле булырга ошый.
Питрау бәйрәмен, һәр елдагыча, иң чибәр кызларны үзенә җыйган «Кряшен чибяре» конкурсы һәм Җөринең төнге күген яктырткан салют бизәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев