Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлкидән Виктор “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнде

Булачак батырларны җылы кочагына сыендырып, җил-яңгыр тидермичә үстергән олы йөрәкле аналар алдында ничек баш имисең дә, ничек рәхмәтле булмыйсың?!

Кайбыч районының Мәлки авылында яшәүче, гомеренең күп елларын сыер савучы булып эшләгән Татьяна Акрымовага тормыш үз сынауларын җитәрлек бирә.

“Алтынчы класста укыганда әнием мәңгелеккә күчте. Без өч бала әтинең әнисе – әбием карамагында калдык. Әтинең үз тормышы булды. Унтугыз яшемдә үк күрше авыл егетенә кияүгә чыктым, бала гына булганмын, тормыш мәгънәсен бик аңлап җиткермәгәнмен дә әле ул чакта. Иремне армиягә алдылар. Тора-бара безнең арада аңлашылмаучанлыклар чыкты, юллар бөтенләйгә аерылды. Шулай итеп, мин яңадан туган йортыма, әби янына кайттым. Язмышыма язылгандыр, бер-бер артлы өч балам туса да, ир белән озак яшәү миңа насыйп булмады. Балаларыма үзем әти дә, әни дә булдым. Әбием дә бу дөньядан китте... 34 ел колхоз фермасында сыер саудым. Һәрвакыт алдынгылардан булдым, хезмәтемне бәяләп бирелгән алтын медалем дә бар. Хәзер инде эшләмим, лаеклы ялда. Авыл кешесенә хас булганча, тырышып яшибез, маллар асрыйбыз. Бүгенге көндә ике сыерым, бозауларым, каз-үрдәкләрем бар. Алладан балаларыма саулык, бәхет сорап көнемне үткәрәм. Олы кызым Роза, уртанчы улым Михаил, иң кечесе Виктор. Барысы да туган ил, туган йорт, туганнар дип, җан ата торганнар. 2022 елның 28 сентябрендә “Викторга махсус хәрби операциягә чакырылган повестка бар” диделәр. Бик авыр кичердем. Улым Казанда иде. Үзем чакырып, кайтардым. Хәзер улымны эштән кайтуын түгел, исән-имин илебез сагыннан кайтканын көтәм” – диде авыр сулап Татьяна.

Шушы сөйләшүләрдән соң, Виктор ялга да кайткан, китәр көне якынлаша инде. 1994 елның 15 январенда туган Виктор Акрымов, махсус операциягә киткәнче Казанда, “металлопрокат”та эшләде. Бар яктан да уңган, тәртипле егет ул. Бик матур җырлый, гитарада да уйный.

Күптән түгел Виктор Россия Оборона министрлыгының “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

Виктор кебек, Ватан кушкан бурычны намус белән үтәүче батыр керәшен егетләре белән горурланабыз һәм тиз арада тынычлык урнаштырып, туган якка исән-сау кайтуларын телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев