Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлкидә Әфганчылар белән очрашу булган

Кайбыч районының Мәлки мәктәбендә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 35 еллыгы уңаеннан «Вакыт сезне сайлады...» дигән очрашу узган.

Әлеге кичәдә Әфганстанда хезмәт иткән ветераннар — Фират Миңнуллин, Кыр Буасыннан Владимир Лебедев, Мәлкидән Станислав Маланьев, Олы Кайбычтан Алексей Русов, Чечня Республикасында хезмәт иткән эчке эшләр бүлеге ветераны Юрий Михайлов, Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Борындык, Мәлки, Кошман, Чүти мәктәпләренең яшь армиячеләр отрядлары катнашты.

Җылы очрашуны яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина һәм Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева алып барды.

Кошман, Мәлки, Борындык, Чүти мәктәпләренең яшь армиячеләр отрядлары әфган җирендә һәлак булган якташлары исемнәрен йөртә. Алар һәлак булган авылдашларының тормыш һәм сугышчан юллары турында сөйләде. Әфганчылар үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән елларны искә алды.

«Молькеевская ООШ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев