Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Кибякова: Асылдыр безнең нәсел

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Лариса Кибякова үз нәселе турында сөйләде.

Мин — Чөмәрләр нәселеннән. Нәселебезнең тамгасы — lll (өч таяк), бу тамга бабамның кабер өстендәге качында әле дә бар. Мин бәләйкәйдән әбигә ияреп йөри идем. Зыяратка баргач бабамның качын күрсәткәне әле дә хәтеремдә. «Бу — безнең тамга», — дип әбием качка юнып сызылган өч сызыкны күрсәткән иде.

Керәшен кушаматсыз булмый ул, шуңа күрә дә без, оялмыйча, үзебезне чөмәрләр дип йөртәбез. Безнең нәсел XVII гасырга барып тоташа. Бүгенге көндә нәселебездә 236 кеше бар. Бабайларыбыз — атаклы умартачылар, алтын куллы балта осталары, пич чыгаручылар булган. Сүз уңаеннан, аларның эшләрен хәзер улым дәвам итә. Әбиләребезгә килгәндә, алар төрле үләннәр җыеп им-том белән шөгыльләнгәннәр, тегүгә-чигүгә, аш-суга оста булганнар. Әбиләребез эшен бүгенге көндә без дәвам итәбез. Өстебездәге күлмәкләр, муеныбыздагы муенҗакалар — шул әбиләребез истәлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев