Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелендәге теләкләрен шигъри юлларга салып, хәрбиләргә чәк-чәк пешерә

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Валентина Николаева да илкүләм акциягә кушыла.

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Валентина Николаева махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә исән-сау кайтуларын теләп, күңелендәге изге уйларын шигъри юлларга салып чәк-чәк пешергән.

- Тамчыдан күл җыела бит. Безнең дә егетләргә азрак булса да файдабыз тисен, сау-сәламәт булсыннар, безнең – тылдагыларның терәк булуларын тойсыннар дип бу эшкә алындым, - ди Валентина Алексеевна. 

Егетләргә Ватанны саклаучылар көненә дип гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. 

“Хәрбиләргә дип токмач, баллы күчтәнәчләр, яшелчә киптерүчеләр аларны 18 февральгә кадәр гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырсыннар иде. Якшәмбедән без аларны төргәкли башлыйбыз”, - ди гуманитар ярдәм җыю эшен оештыручылар.

Валентина Николаеваның махсус хәрби операциядәге егетләргә багышлап язылган шигырен тәкъдим итәбез.

Исән-сау кайтыгыз, батырларыбыз!
Егетләрне озаттылар
Чик буйларына сакка.
Балакайлар, кайтыгыз сез
Исән-сау туган якка.
Фәрештәләр саклап йөртсен,
Кайларда йөрсәгездә.
Ата-ана, гаиләгез
Көтәләр өегездә. 
Гомерегез озын булсын,
Фәрештәләр сакласын!
Яу кырында көрәшкәндә
Берүк Ходай сакласын!
Язмышларга язылгандыр -
Чит җирләрдә йөрергә.
Якыннарың белән бергә
Язсын сезгә яшәргә!
Бөтен теләк, батыр-егет,
Җиңү яулап кайтыгыз.
Кыр казлары белән бергә
Очып, очып кайтыгыз.
Ничәү китсәгез сез шулай,
Кайтыгыз туган якка.
Дөньялары тынычлансын,
Көтәбез туган якта!

Фото шәхси архивтан

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев