Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре - 2022» Алёна Евдокимова әни булды

Алёна һәм Александр Зайцевларның уллары туды.

10 март көнне "Кряшен чибяре - 2022" титулы иясе Алёна Зайцева (кыз фамилиясе – Евдокимова) беренче тапкыр әни булды. Бәхетле гаиләнең уллары туды. Аңа Савелий дип исем кушканнар.

Хәлләрен сорашкач, Алёна: "Барысы да Аллага шөкер! Хатын-кыз әни булырга яратылган. Минем зур хыялым һәм максатым да мама булу иде. 10нчы март безне уллы итте. Мин мама булдым. Улым белән очрашуны нык көткән идем. Һәм менә ул минем куенымда ята. Күңелдә шатлык, горурлану хисе. Мин дөньяга яңа кеше бүләк иттем.  Бала турында хыялланган һәр хатын-кызга ана булу бәхетен татырга язсын!" – дип язды. 
Алёнага һәм яңа туган сабыйга сәламәтлек, озын, бәхетле гомер телибез. 


Бу темага:
“Кряшен чибяре-2022” титулы иясе Алена Евдокимова кияүгә чыкты

Алена Евдокимова үзе иҗат иткән «Авылым - Шәдче башым» шигырен укый – ВИДЕО

Керәшен чибәре Алена Евдокимова: "Тарихны көчле кешеләр төзи"

Алена Евдокимова: «Ничек мондый матур, сирәк чәч төсен үзгәртергә була ди?! Мин бит кояш кызы!»


Фото: Алёнаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев