Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Константин – иң көчлеләрнең берсе

Түбән Кама районының Трудовой поселогында яшәүче карендәшебез Константин Морозов, әле чагыштырмача яшь булса да, республиканың иң көчле көрәшчеләреннән берсе булып танылды.

«Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап үткәрелә торган турниры республикабызда милли көрәш буенча иң дәрәҗәле бәйге булып санала, анда «иң-иң»нәр бил алыша. Быел менә шушы ярышта көч сынашкан Константин Морозов 130 килограммнан авыррак үлчәүдәге пәһлеваннар арасында өченче призлы урынны алды (сүз уңаеннан, әлеге турнирның узган елдагысында да «бронза призер» булган иде).

Көрәш сөючеләр хәтерлидер: Константин берничә мәртәбә Мамадыш районының Җөри авылындагы республика Питравында җиңү яулады. Узган ел Түбән Кама районы Сабантуенда да батыр калды. Көч-куәте ташып торган бу керәшен егете тырышып шөгыльләнүен дәвам итсә, аның зур җиңүләре күп булыр әле.

Виктор ШАДРИН.
Фотода: Константин Морозов — Мактау пьедесталында (икенче рәттә уңнан беренче).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев