Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең этномәдәни дөньясында 2023 елның төп вакыйгалары

Ел ахыры — нәтиҗәләр ясый торган чак. Һәркем башкарылган эшләрен барлап, анализлап, киләсе елга максат-бурычлар билгели. Ел дәвамында булганнарны тагын бер кат хәтерендә яңарта. Без исә, традиция буенча, керәшеннәр дөньясындагы истәлекле вакыйгаларны барладык.

Январь 
Менделеевск районында беренче тапкыр керәшен елкасы узды. Балалар өчен әкияти квест, фәрештә ясау буенча мастер-класс булды.

Февраль 
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Җакын дуслар җыелышкач» проекты дәвам итте. 2023 елда, иң беренчеләрдән булып, бу айлыкны Түбән Кама ачып җибәрде. 

Казан шәһәрендәге Алла Анасының Казан тәресе соборында республикакүләм керәшенчә келәү узды. Аны Татарстан митрополиясенең керәшен миссиясен оештыру бүлеге җитәкчесе протоиерей Павел Чурашов җитәкләде.

Март 
«Туганайлар» газетасы ВКонтакте социаль челтәрендә беренче керәшенчә марафон оештырды. Аңа республикабызның төрле районыннан 39 карендәшебез кушылды. Марафончылар гаилә мирасы, аш-су, балаларга керәшен тәрбиясе бирү, язучыларыбыз, артистларыбыз, дин, фольклор буенча мөһим постлар урнаштырдылар. (фотода) 

«Кряшен сүзе» газетасының 30 еллыгы һәм аның беренче баш редакторы Ананий Маловның (псевдонимы — Ямаш Игәнәй) тууына 85 ел тулу уңаеннан, «Совет чорыннан соңгы керәшен басма матбугатының үсеше» дигән темага Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Башкорстаннан да катнашучылар булды.

Апрель 
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Ананий Маловның (Ямаш Игәнәй) 85 яшьлек юбилее уңаеннан зур кичә уздырылды.

Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен халык фольклоры ансамбле 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Алабуганың «Ак каз» керәшен халык фольклор ансамбленең 35 еллыгына багышланган юбилей концерты булды.

Григорий Родионов исемендәге «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре» дигән төбәкара өченче фәнни-тикшеренү конференциясе уздырылды.

Май 
Теләче районының Субаш авылында һәйкәл-обелиск ачылды. Җиңүнең 78нче язында сугыш каһарманнарына һәйкәл төзелү авыл халкы өчен олы вакыйга булды.

Июнь 
Югалтуларсыз да булмады. Татарстанның танылган дәүләт эшлеклесе, күренекле карендәшебез Аркадий Фокин 84 яшендә арабыздан китте.

Июль 
Мамадыш районының Җөри авылы янәшәсендә урнашкан Тырлау аланында, 25нче тапкыр республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале узды. Бәйрәм республиканың 20 районы һәм шәһәреннән, Россиянең 4 төбәгеннән килгән 50дән артык фольклор коллективлары чыгышын үз эченә алды. «Кряшен чибяре-2023» титулын Анжелика Павлова яулады.

Мамадыш районының Юкәче авылындагы чиркәүдә, керәшеннәрнең Изгесе Петр Гавриловка багышлап, Литургия уздырылды. Бу — газаплап үтерелгән, ләкин диненнән, Христостан, керәшенлегеннән ваз кичмәгән Петр Гавриловка багышланган беренче келәү. Икенче тарихи вакыйга — Юкәче чиркәвенә аның тәресе китерелде.

Август 
Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагеренда «Айбагыр» этносменасы быел 12нче тапкыр 9-18 яшьлек балаларны үзендә ял иттерде. «Айбагыр» үзенә барлыгы 78 баланы җыйды.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында республикакүләм V «СәярФест» керәшен милли мәдәнияте фестивале узды.

Сентябрь 
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә туган төбәкне өйрәнүчеләрнең II Бөтенроссия «Ыру агачы» («Родовое древо») форумы уздырылды.
Казанда, Халыкара өлкәннәр көненә уңаеннан, «Уйнап җибәр әргәнеңне» дип исемләнгән гармунчылар бәйрәме булды. Гармун, тальян һәм хромкада уйнау осталары үз якларының керәшен көйләрен яңгыратты.

Керәшеннәрнең мәдәни үзәгендә, керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен, «Керәшеннәрнең җыр культурасы» фәнни-гамәли семинары уздырылды. Аны Россия сәнгать тарихы институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Наилә Әлмиева үткәрде.

Октябрь 
«Җәшләр җыены» проекты кысаларында «Покрау чыңы» концерты узды. 

«Беренче курс студенты көне» булды. Мәктәпне тәмамлап, Казандагы уку йортларына укырга кергән егетләр һәм кызлар җыелды.

Ноябрь 
Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Кассель поселогында «Арумысыз, туганнар!» фестиваль-конкурсы узды. Фершампенуаз авылында «Көньяк Урал нагайбәкләре» темасына форум оештырылды. 

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында «Җәмле Җураш буйларында» төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале узды. Мамадыш районындагы Дүсмәт авылының «Җиңгәчәйләр» керәшен халык ансамбле (җит. В. Спиридонов) фестивальнең Гран-при бүләген алды.

Керәшеннәрнең бердәнбер «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм XIII «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестиваленә старт бирелде. Казан шәһәрендә, Чистай, Әлмәт, Кукмара, Кайбыч районнарында сайлап алу турлары узды. Конкурсның гала-концерты 2024 елның 3 февралендә Казанда «Сәйдәш» концерт залында була.

Башкортстан керәшеннәренең республика милли-мәдәни үзәге оешуга 25 ел тулу уңаеннан, Бакалыда бәйрәм тантаналары узды.

Декабрь 
Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге, керәшен яшьләрен җыеп, слет оештырды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 40ка якын егетләр-кызлар килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев