Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда зур керәшенчә литургия була

2 февральдә иртәнге сәгать 8дә Казан шәһәрендәге Богородица монастыреның Алла Анасының Казан иконасы Соборында чиркәү-керәшен телендә литургия була.

Зур литургия Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән үткәреләчәк. Алла Анасының Казан иконасы Соборында күмәк уздырыла торган бу келәүгә барлык керәшен настоятельләрен көтәләр.  Керәшенчә келәү итүдә, шулай ук, җирле приход халкы да катнашмый калмас. Ә инде башка шәһәрләрдән, районнар һәм авыллардан килергә теләүчеләр булса, урыннардагы настоятельләрнең һәм җитәкчеләрнең ул паломникларга бару-кайту өчен транспорт мәсьәләсен хәл итүдә булышуларына өметләнәләр.


Казан шәһәренең Богородица монастыре - 1579 елда Алла Анасының "Казанская" иконасы табылган урын буларак танылган провослав монастырь. Керәшеннәр бу вакыйганы "Казанская бәйрәме" дип йөртә. Монастырьда Собор 1798-1808 елларда төзелгән. 1932 елда ул храмны шартлатканнар. Һәм инде 2021 елның 21 июлендә Алла Анасы иконы бәйрәмендә Мәскәү һәм Россия Патриархы Кирилл яңа төзелгән Алла Анасының Казан иконасы Соборын аруландырды.

Адресы: Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 5Б йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев