Керәшен Шураны авылының мәдәният йортында «Покрау утырмасы» бәйрәме үткән
Покрау ул көзге уңышны җыеп алганнан соң үтә торган матур бәйрәм. Бу көнне элгәредән көз белән кышның очрашуын, кичке утырышлар һәм туй сезоны башлану уңаеннан бәйрәм иткәннәр.
Мөслим районының Керәшен Шураны авылында бәйрәмнең махсус кунаклары "Усыкай буйлары" халык фольклор ансамбле булган.
“Алар чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Мәдәният йортында эшләп килүче "Яшь йөрәкләр" ансамбле үзләренең бөтен мөмкинлекләрен ачып бәйрәмне үткәрүдә зур өлешләрен керттеләр.
Авылыбызда туып үскән, бүгенгесе көндә шәһәрдә яшәсәләр дә туган авылларын сагынып кайткан сандугачлар Олег Федотов һәмЛариса Матюшкиналарның җырлавы һәркемнең сөендерде.
Һәм 1970 нче елларда авылыбызның мәдәният йорты директоры булып эшләп киткән, бүгенге көндә Азнакай районы Кәкре елга авылында яшәүче Кәшиф Закировның кунакка килүе безнең өчен зур сөенеч булды”, – дип хәбәр иттеләр авылның китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев