Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен приходларында дини агарту мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Татарстан митрополиясе керәшен духовныйларының җыелышы үтте.

9 январьдә Казанның Арча зиратындагы кодрәт кылучы Ярославскийлар чиркәвендә танылган галим, агартучы педагог Николай Ильминскийның дөньядан күчүенә 131 ел тулу уңаеннан, керәшенчә келәү уздырылды.

Бу чиркәүнең настоятеле протоиерей Николай Троицкийга, литургияне алып баруда, митрополиянең бүлек җитәкчесе протоиерей Павел Чурашов, Казан керәшен приходы настоятеле протоиерей Алексий Колчерин, протоиерей Владимир Иванов, иерей Генадий Сизов, иерей Валерий Кузьмин, диакон Даниил Белов ярдәм иттеләр. Керәшен приходының Валентина Павлова җитәкчелегендәге хор җырлады.

Шул ук көнне Казанның Тихвин чиркәвендә Татарстан митрополиясе керәшен духовныйларының җыелышы үтте. Анда керәшеннәрне дини агарту һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр, күмәк келәү итү даталарын билгеләделәр.

Фото: Православие в Татарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев