Керәшен кызлары кигән калфаклар белән таныштырабыз
Гомер-гомергә керәшен хатын-кызлары статус белән киенгәннәр. Һәр буынның үз төсе, үз киеме, үз өлгесе булган.
Кияүгә чыкмаган кызлар бары тик калфак кигәннәр. Кияүгә чыккач, бер ел – түгәрәк яулык, аннары аны салып, мәләнчек белән яулык бәйләгәннәр. Шулай ук, ир хатыннары беркайчан да калфак кимәгән.
Төрле як керәшеннәренең төрле ысул белән эшләнгән калфакларын тәкъдим итәбез.

Кызлар баш киеме – ак калфак.

Башына ак калфак кигән кыз (арка яктан). Казан арты.
Ак калфаклы кыз. Мишә буе төркеме (Казан арты). Кызның өстендә алачадан тегелгән күлмәк һәм алъяпкыч, башында ак калфак һәм ука-чачак, тәңкәле бизәнү әйберләреннән олы сырга, түшлек һәм муенса.

Кызларның тамбур чигелешле калфак-чачаклары. Казан арты.

Башына калфак-чачак кигән, чәч толымына чәчкап (тезмә) бәйләгән кыз. Мишә буе төркеме.
Ука-чачак

Калфак өстеннән маңгаена ука-чачак бәйләгән кыз.
Р.Г. Мөхәмәдованың "Керәшен киемнәре" китабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев